Удмурт халкының рухи мирасы - Кукмара районына фәнни экспедиция

Удмурт халкының рухи мирасы - Кукмара районына фәнни экспедиция 4 Сентября 2021
Удмурт халкының рухи мирасы - Кукмара районына фәнни экспедиция.

«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты кысаларында Россия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре тарафыннан 13–19 август көннәрендә Кукмара районының удмурт халкы тупланып яши торган торак пунктларында фәнни экспедиция оештырылды.

Экспедиция әгъзалары Иске Оча, Пүчинкә-Сутер, Яңа Каенсар, Лельвиж, Нырья, Кызыл Чәчәк, Балды-Кенә, Югары Күзмәс, Иске Кенә Җумыя, Урта Кумор, Түбән Кумор, Салкын Чишмә, Ошторма Җумыя, Иске Җумыя, Югары Җумыя авылларында булып, анда удмурт халкының рухи мирасын өйрәнделәр, халык авыз иҗаты, йолалары, сәнгате һ.б. буенча материаллар тупладылар. Кукмор Калейдоскоп (2).jpg

«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган төбәкара проект ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтты инициативасы белән республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары планын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге масштаблы проектның максаты – республика территориясендә яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халкының рухи мирасын фәнни яктан өйрәнү. Җәй дәвамында мондый экспедицияләр шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр институты, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре катнашында Татарстанның Тәтеш, Нурлат, Әгерҗе районнарында да узды.

ТӘһСИ галимнәренең күрше республикалардагы коллегалары белән мондый хезмәттәшлеге нәтиҗәсе буларак, «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» коллектив монографиясен нәшер итү һәм төбәкара түгәрәк өстәл үткәрү күздә тотыла. Галимнәр, проектны тормышка ашыру Татарстан халыкларының күпкырлы рухи мирасын өйрәнүдә һәм пропагандалауда мөһим адым булачак һәм бу юнәлештә алга таба уртак эш перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар.

Возврат к списку