8 февральдә Россия галимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия фәне көнен билгеләп үтәләр

8 февральдә Россия галимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия фәне көнен билгеләп үтәләр 7 Февраля 2022

8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан радиосы эфирында Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин катнашты. Ул Татарстанда фәнгә һәм фән өлкәсендә эшләүче галимнәргә булган мөнәсәбәт, республикадагы цифрлаштыру елы уңаеннан галимнәрнең бу эштә катнашы, әдәбият тарихындагы яңа сәхифәләр турында «Туры элемтә» тапшыруында сөйләде, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирде.

Мәгълүмат белән җентекләбрәк Татарстан радиосы сайтында танышырга була

Фото ГТРК «Татарстан» сайтыннан алынды


Возврат к списку