Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы узды.

Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы узды. 17 Марта 2022
15 мартта Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы узды.

Чарада сәламләү сүзе белән Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиакбәрова чыгыш ясады.

Соңыннан исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Ким Миңнуллин ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» турында сөйләде. 

Возврат к списку