Россия һәм Казахстанның алдынгы фәнни оешмалары җитәкчеләре катнашында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы

Россия һәм Казахстанның алдынгы фәнни оешмалары җитәкчеләре катнашында ТР Фәннәр академиясенең Археология институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы 8 Декабря 2022

2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Галимнәр советы эшендә Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты директоры тарих фәннәре докторы А.В.Поляков, А.Х.Маргулан исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре кандидаты Акан Онгар угълы (Казахстан), Халыкара Төрки академия Президенты, тарих фәннәре докторы Ш.М.Мостафаев (Казахстан) катнашты. Алар үз докладларында фәнни оешмалар җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган фәнни-тикшеренү проектларын тәкъдир иттеләр.

Альфред Халиков исемендәге Археология институты Россиянең һәм Казахстанның алдынгы фәнни оешмалары белән күптәнге фәнни элемтәләргә ия. Соңгы елларда берничә фәнни проект тормышка ашырылды. 2022 елның 12-14 октябрендә Казахстан Республикасының Төркестан шәһәрендә узган «Евразия дала цивилизациясе: кеше һәм тарихи-мәдәни мохит» V Халыкара Евразия далалары археологиясе конгрессы зур фәнни һәм иҗтимагый резонанс алды. Әлеге чараны оештыручылар арасында – ТР ФА Альфред Халиков исемендәге Археология институты, А.Х.Маргулан исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты.

Утырышта катнашучылар хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсен һәм уртак проектларны дәвам итәргә кирәклеген билгеләделәр. Галимнәр советының киңәйтелгән утырышы кысаларында археология, этнография һәм музей белеме өлкәсендә уку, фәнни-тикшеренү, фәнни-техник һәм фәнни-методик хезмәттәшлекне урнаштыруга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр каралды.


Возврат к списку