Әстерхан шәһәренең Селитралы шәһәрчегендә тикшеренү эшләре

Әстерхан шәһәренең Селитралы шәһәрчегендә тикшеренү эшләре 26 Декабря 2022

Селитралы шәһәрчек – федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты. Бу шәһәрчек Алтын Урда (Җүчи олысы) башкаласы Сарай шәһәренең калдыклары булып тора, ул Әстерхан өлкәсенең Харабалин районында Әхтуб елгасы ярында урнашкан. Селитралы шәһәрчек Евразия территориясендә Алтын Урда чорының иң зур археологик һәйкәле.

2022 елда "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү кысаларында Селитралы шәһәрчекне тикшерү дәвам итте. Эшләр шулай ук «Ватан тарихы» фонды тарафыннан хупланды.

Экспедиция эшендә ТР Фәннәр академиясенең аерым структур бүлекчәсе булган "А.Х.Халиков исемендәге археология институты" һәм Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе "Мари дәүләт университеты" белгечәре һәм студентлары катнашты. Тикшеренү эшчәнлегенең җитәкчеләре – тарих фәннәре докторы Ю.А.Зеленеев һәм тарих фәннәре кандидаты Е.М.Пигарев.

2022 ел барышында 190 м2 артык мәйданда пыяла ясау остаханәсе хуҗасының утарын тикшерү эшләре алып барылды Утарның көнчыгыш һәм көньяк өлешләре билгеләнде, эчке бүлмәләр тикшерелде.

Тикшеренүләр барышында табылган әйберләр коллекциясе күпсанлы пыяла,сөяк һәм тимер эшләнмәләреннән, җирле һәм импорт керамик предметлардан тора. Нумизматик коллекциядә 60 артык бакыр һәм көмеш тәңкә бар. Гомуми табылдыклар арасында Селитралы шәһәрчек өчен сирәк очрый торган әйберләр дә бар: уемлы орнаментлы сөяк кулы, агач бизәкле кадавыч, алтын үтеп керү-бусы, гарәп язулы савыт кисәге, Хан Азиз-Шәехның көмеш дирхәме, бакыр бизәкле бизәнү әйберләре. Тикшеренүләрне дәвам итү 2023 елга планлаштырыла.



Возврат к списку