Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни оешмалары ректорлары һәм җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни оешмалары ректорлары һәм җитәкчеләре белән очрашты 27 Декабря 2022

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада яңа ел алдыннан фән вәкилләре белән очрашу, агымдагы елга йомгак ясау һәм яңа бурычлар билгеләү күркәм традициягә әверелде. Ул Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы узып баручы 2022 елда, авырлыкларга карамастан, лаеклы эшләде, дип ассызыклады.

Татарстанда оештырылган фән һәм мәгариф системасы республикага илнең мөһим фәнни, мәгариф, сәнәгать үзәкләренең берсе булып калырга мөмкинлек бирә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган Татарстанның фәнни оешмалары ректорлары һәм җитәкчеләре белән очрашуында. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше милли рейтингында бишенче урында тора.

Очрашуда башка катнашучылар да чыгыш ясады, алар узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәләхов төрле халыкларның телләрен һәм традицияләрен өйрәнү өлкәсендә Кыргызстан, Төркия, Һиндстан, Үзбәкстан һәм башка илләр белән хезмәттәшлек турында хәбәр итте.

Бүген Россиядә дүрт Фән Академиясе эшли – Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Якутиядә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, Татарстан Фәннәр академиясе лаеклы абруйга ия һәм уникаль шәхеслекне һәм мәдәни кодны саклауга зур өлеш кертә. Моннан тыш, ТР Фәннәр академиясе республиканың күпмилләтле халкының бай тарихи мирасын саклауга ярдәм итә, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Тулырак Рәсми Татарстан сайтында


Возврат к списку