2022 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Дәүләт премияләре бирү турындагы Указга кул куйды
2022 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен бирү турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ № ПУ-923
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләре комиссиясе тәкъдимнәрен карап, карар бирәм:
2022 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен һәм «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты» исемен түбәндәгеләргә бирергә:
1. «Татарстан Республикасында бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацияле системасын булдыру һәм файдалануга кертү» хезмәте өчен:
Еров Юрий Васильевичка, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент,«Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыклары җитештерү ассоциациясе генераль директоры, хезмәтнең җитәкчесенә;
Габдрахманов Илдус Харис улына, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты,доцент, «Агропроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорына;
Грачев Владимир Александровичка, «Кыят» ачык акционер җәмгыяте генераль директорына;
2. «Нефть катламнарының һәрберсен аерым-аерым бер скважина ярдәмендә бер үк вакытта эксплуатацияләү ысулларын эшләү һәм сәнәгатьтә файдалануга тапшыру» хезмәте өчен:
Гарифов Камил Мансур улына, техник фәннәр докторы, профессор, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге башлыгы, хезмәтнең җитәкчесенә;
Артюхов Александр Владимировичка, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе Нефть һәм газ чыгару департаментының Нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасарына;
Балбошин Виктор Александровичка, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлегенең скважиналарны эксплуатацияләү секторы мөдиренә;
Воронин Николай Анатольевичка, В.Д. Шашин исемеңдәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге әйдәүче инженерына;
Глуходед Александр Владимировичка, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге нефть чыгару техникасы һәм технологияләре лабораториясе мөдиренә;
Кадыйров Альберт Хәмзә улына, техник фәннәр кандидаты, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге катлаулы скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү лабораториясе мөдиренә;
Рахманов Илһам Нух улына, техник фәннәр кандидаты, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан фәнни- тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге скважиналарны төзекләндерү секторы мөдиренә;
Фадеев Владимир Гелиевичка, техник фәннәр кандидаты, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционер җәмгыятенең Оештыру ягыннан үсеш идарәсе башлыгына.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов