ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты «АШИН» белем бирү проекты ачылышында катнашты

ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты «АШИН» белем бирү проекты ачылышында катнашты 9 Января 2023

2022 елның 21-22 декабрендә Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы базасында «АШИН» мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында мәдәни-тарихи мирасны популярлаштыру буенча белем бирү проекты кысаларында «Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» дигән квалификация күтәрү курслары узды. Проектның партнерлары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәк» ДБУ, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты.

Курслар ачылышында сәламләү сүзләре белән «Таткультресурсүзәк» ДБУ директоры А.Р.Мифтахова һәм проект җитәкчесе, идея авторы, «Ашин» альманахының баш мөхәррире, А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор А.Г.Ситдыйков чыгыш ясадылар.

Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру идеясе берничә ел формалаша. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бу идея фән, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең зур командасы тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Проектның төрле юнәлешләре үзара чыгышы, тел яки яшәү территориясе белән бәйле булган төрле культураларны хөрмәт итү идеясе белән берләшәләр. Проект фәнни ачышлар турында сөйләү белән бергә тарихи-мәдәни мирасны белү һәм аңлау аша халыкларның тагын да якынаюына да этәргеч бирергә тиеш.

«Ашин» проекты белән ашин.рф сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин: https://vk. com/ashin_tati https://t.me/ashin_tat


Возврат к списку