Казанда легендар галим, «Чулпан» туфрак тыюлыгын оештыручы Анатолий Пухачев белән хушлаштылар

Казанда легендар галим, «Чулпан» туфрак тыюлыгын оештыручы Анатолий Пухачев белән хушлаштылар 18 Января 2023

2023 елның 15 гыйнварында 83 нче яшендә туфрак саклау игенчелеге өлкәсендә танылган галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Павлович Пухачев вафат булды.

Анатолий Пугачев, 40 елга якын Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында туфракны эрозиядән саклау һәм деградацияләнгән туфракны һәм агроландшафтларны торгызу проблемасы белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә ТР Биектау районында 6 мең гектар мәйданда игенчелекнең адаптив ландшафт системасы моделе эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Анатолий Павлович Татарстанның Биектау районында уникаль дәүләт табигый туфрак заказнигы – «Чулпан» хуҗалыгын булдырды.


Возврат к списку