Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа китап чыгарды

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа китап чыгарды 23 Января 2023

Филология фәннәре докторы Назым Ханзафаровның «Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗади портретлар» дигән фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләре җыентыгы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дөнья күрде. (Ханзафаров Н.Г. Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗат портретлары: фәнни һәм тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТӘһСИ, 2022. – 264 б.).

Төзүчесе филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ф.Х.Миңнуллинна булган басма Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Н.Ханзафаровның 85 яшьлек юбилеена багышланган. Н.Ханзафаров – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гомеренең ярты гасырын татар гуманитар фәненә багышлаган галим.

Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә галим тарафыннан 1980 нче еллардан алып хәзерге вакытка кадәр төрле җыентыкларда, фәнни басмаларда, журналларда басылган күзәтү характерындагы мәкаләләр бирелә. Алар XX гасыр, XXI гасыр башындагы татар сәхнә әдәбиятының уникаль тарихын эзлекле рәвештә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Икенче бүлектә төрле чорлардагы әйдәп баручы татар драматургларының әдәби-эстетик карашларын, аларның нәфис эзләнүләрен, аерым әсәрләрдәге үзенчәлекләрне чагылдыручы язмалар тупланган. Бу мәкаләләр драматургиядә үз мәктәбен булдырган яки аның үсешенә, традицияләрнең үзара бәйләнешенә, әдәби иҗатка зур йогынты ясаган әдәбиятчыларның тормыш һәм иҗат юлын тулырак ачарга һәм аңларга мөмкинлек бирә.

Өченче бүлектә Н.Ханзафаровның күпкырлы фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы язмалар урнаштырылган. Анда ул үзенчәлекле шәхес һәм татар гуманитар фәнен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы галим буларак күрсәтелә.

Китап театр эшлеклеләренә, укытучыларга, студентларга һәм татар әдәбияты тарихы, драматургиясе белән кызыксынучыларга адреслана.


Возврат к списку