ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Tatarica порталында

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Tatarica порталында 31 Января 2023

Гыйнвар аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оешуга 30 ел тулды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан Tatarica порталында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының тарихы һәм эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматларны урнаштырырга карар ителде.

ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Tatarica порталы битләрендә министрлыкка, министрларга (А.В.Шадрикова, А.И.Щеповских, И.А.Ларочкина һ.б.) һәм ТАССРда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче танылган галимнәргә (М.В.Марков, В.А.Попов, А.М.Болотников, Н.А.Ливанов һ.б.) багышланган мәкаләләр әзерләнде һәм урнаштырылды.

Порталда ведомствоның 30 еллыгына багышланган видеоролик урнаштырылды, анда аның төп казанышлары, Татарстанның экология, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә куелган бурычлары һәм тормышка ашырыла торган проектлары яктыртылды.

Татарстан Республикасының табигать ресурслары, экологиясе, географиясе белән танышу өчен Tatarica порталын кулланучылар шулай ук «Китапханә» бүлегендә төрле китаплар, белешмәлекләр, мәктәп пособиеләре, атласлар һ. б. кулланмаларны электрон рәвештә күчереп ала алалар. Мәсәлән «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары: иллюстрацияләнгән энциклопедия», «Татарстан Республикасының Кызыл китабы (хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр)», «Мәктәп укучылары өчен Татарстан Республикасының туфрак атласы», «Экология мәктәбе: буяу-уен», «Яшел сукмак» һ.б. (https://tatarica.org/ru/biblioteka-tatarika/priroda-tatarstana).

Ялалов Фәрит Габтел улы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары.


Возврат к списку