«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде 13 Февраля 2023

2023 елның 11 февралендә Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм ТР Махсус дәүләт стипендиясе ияләрен хөрмәтләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Р.Н.Садыйков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе А.Х.Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты В.В.Хоменко катнашты.

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» бәйгесе 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан, Татарстан Республикасының фундаменталь һәм гамәли фән үсешенә зур өлеш керткән иң талантлы яшь галимнәрен бүләкләү максаты белән үткәрелә. Конкурста катнашу өчен югары уку йортларыннан, фәнни һәм җитештерү оешмаларыннан 150дән артык гариза кабул ителде.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Г.Н.Ершова «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2022» республика бәйгесе призеры булды. Котлыйбыз!


Возврат к списку