ТР Фәннәр академиясенә Казахстан делегациясе килде

ТР Фәннәр академиясенә Казахстан делегациясе килде 1 Марта 2023

2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Казахстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, М.Ауэзов исемендәге Фонд президенты, галим һәм мәдәният эшлеклесе Морат Мөхтәр улы Ауэзов җитәкчелегендәге Казахстан делегациясе кабул ителде.

Делегация составында шулай ук Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Исхаков Ерлан Узанович, «Фатыйма» фильмының сценарий авторы Жаныбаева Калдыгул Акимжановна, М.Ауэзов исемендәге институтның халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ананьева Светлана Викторовна, Абай исемендәге университет укытучысы Бакбергенова Роза Кожабаевна булды.

Делегацияне ТР Фәннәр академиясе президенты М.Х.Сәләхов, ТР Язучылар берлеге җитәкчесе Р.Р.Зәйдуллин, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе К.М.Миңнуллин һәм А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе А.Г.Ситдыйков каршы алды.

ТР ФА вәкилләре Академия эшчәнлегенең аерым төрләре, аның фәнни һәм тышкы элемтәләре турында сөйләделәр. Делегация әгъзалары исә, ТР Фәннәр Академиясенең инновацион һәм фәнни эше белән кызыксынуларын белдерделәр. Очрашуда шулай ук үзара хезмәттәшлек перспективалары каралды.

Исегезгә төшерәбез, Морат Ауэзов Татарстанга Казахстан делегациясе белән килде. Ул фәнни-гамәли конференциядә һәм «Мохтар Ауэзов» китабын тәкъдир итүдә катнашачак. Китапка язучының татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре кертелгән.


Возврат к списку