ТНВда «Таяну ноктасы» тапшыруының яңа чыгарылышы: "Фән һәм тормыш. Яшь буын"

ТНВда «Таяну ноктасы» тапшыруының яңа чыгарылышы: "Фән һәм тормыш. Яшь буын" 3 Марта 2023

2023 елның 2 мартында, 19:00 сәгатьтә "Яңа Гасыр" телеканалының туры эфирында "Таяну ноктасы" тапшыруының яңа чыгарылышы булып узды. Тапшыру "Фән һәм тормыш. Яшь буын" темасына багышланган иде.

2022-2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Бу чираттагы чара гына түгел. Илнең алга таба үсеш алуы турыдан-туры фәнни казанышларга бәйле.

Узган елда куелган санкцияләр бүгенге көндә фәннең ролен тамырдан көчәйтергә, Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен аның казанышларын практикага кертергә кирәклеген аңларга бирде.

Бу тема буенча туры эфирда Светлана Кадыйрова һәм чакырылган кунаклар фикер алышты. Алар арасында:

1. Вадим Васильевич Хоменко – ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, профессор, икътисади фәннәр докторы.

2. Юлия Рөстәм кызы Кареева – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) “Теплоэнергетика, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция” кафедрасы доценты, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе, техник фәннәр кандидаты.

3. Ирек Изаил улы Мөхәммәтдинов – Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты, 2022 елда яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты

4. Анна Сергеевна Поникарова – Казан милли тикшеренү технология университетының "Менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге" кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы, ТР Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2022” конкурсы җиңүчесе.

5. Радик Равил улы Исхаков – ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты

6. Илфир Наил улы Абдуллин – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының "Очу аппаратларын конструкцияләү һәм проектлау" кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты, “Яшьләр һәм авиация һәм космонавтика киләчәге” -2020 конкурсы җиңүчесе, “ТРның иң яхшы яшь галиме — 2020” конкурсы призеры, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте советы әгъзасы.

Бу турыда тулырак сылтама буенча танышырга мөмкинhttps://tnv.ru/news/tatarstan


Возврат к списку