«Эзләнү һәм иҗат аша – камиллеккә» төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция

«Эзләнү һәм иҗат аша – камиллеккә» төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция 6 Марта 2023


«Эзләнү һәм иҗат аша – камиллеккә»

Шундый исем астында 2023 елның 3 мартында Кукмара муниципаль районы, “А.Х.Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктәбе”ндә XI төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференция булып узды. Оештыручылар – ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Кукмара районы Мәгариф идарәсе һ.б.

Конференциянең жюри әгъзалары арасында ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор А.Т.Сабиров катнашты.


Возврат к списку