Авыл укытучылары республика форумына әзерлек турында

Авыл укытучылары республика форумына әзерлек турында 19 Апреля 2023

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән педагог һәм остаз елы кысаларында 2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Авыл укытучылар белән дан тота» Республика форумын үткәрә.

2023 елның 18 апрелендә ZOOM платформасында авыл укытучылары республика форумына әзерләнү буенча чираттагы киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре һәм республиканың муниципаль районнарының өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары, методик хезмәтләре арасыннан эшче төркем әгъзалары, авыл мәктәпләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә авыл укытучылары форумы программасы проекты расланды, чараны үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре тикшерелде, һәр мәйданчыкның җаваплы модераторлары билгеләнде.

Чарада Россия Мәгариф министрлыгы академиясе, Россия мәгариф академиясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары, республика муниципаль районнарының методик хезмәтләре вәкилләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре, авыл мәктәпләре җитәкчеләре һәм укытучылары һ. б. катнашачак.

Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре Авыл укытучылары форумын әзерләүдә актив катнаша.


Возврат к списку