Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Беларусь Фәннәр академиясе хезмәттәшлеге үсеш алачак

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Беларусь Фәннәр академиясе хезмәттәшлеге үсеш алачак 19 Апреля 2023

2023 елның 12 апрелендә Минскида Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына эш визиты оештырылды. Визит кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты А.Л.Абдуллин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты В.В Хоменко Беларусь Милли Фәннәр Академиясе Президиумы Рәисенең беренче урынбасары С.А.Чижик белән очраштылар.

Яклар 2023-2024 елларга Беларусь Милли Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасында перспективалы өлкәләрдә (нефть химиясе һәм урман химиясе, агросәнәгать комплексы, тарих һәм археология һ. б.) фәнни-техник хезмәттәшлекнең «Юл картасы»н гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Беларусь Милли Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе оешмалары арасында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләделәр. Якын киләчәктә фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өлкәсендә килешү имзалау турында килешенде.


Возврат к списку