ТР Фәннәр академиясе галимнәре «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында

ТР Фәннәр академиясе галимнәре «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында 19 Апреля 2023

2023 елның 14 апрелендә Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында укучыларның һәм укытучыларның тикшеренү, проект һәм иҗади эшләренең өченче Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) "Мәдәни диалог һәм тел мирасының күптөрлелеге - иҗтимагый килешү һәм глобаль партнерлык нигезе" фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре М.З.Хәбибуллин, И.Р.Вәлиуллин һәм Р.Р.Батыршин катнаштылар.

Укучыларның һәм укытучыларның туган телләрне өйрәнү, этномәдәни мирасны саклау, мәдәниятара диалог урнаштыру, төрле халыклар вәкилләре арасында үзара аңлашу һәм татулык проблемаларына кызыксынуын стимуллаштыру максатыннан оештырылган Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яңарыш» Республика фонды, Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясе патронажы астында узды. Конференциядә Венгрия, Казахстан, Төркия, Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Конференциягә барлыгы 186 гариза кабул ителгән.

Конференциядә катнашучыларга тантаналы сәламләү сүзе белән «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы директоры, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы А.И.Шәмсетдинов, Россия Федерациясендә «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проектының башкарма директоры Н.Б.Лионова, «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры З.Х.Сөнгатуллина чыгыш ясадылар.

Өч телле «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» белем бирү проектын фәнни яктан тәэмин итү өчен җаваплы ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре укытучыларның докладларын һәм укучыларның иҗади эшләрен бәяләүдә экспертлар сыйфатында катнаштылар.

· «Гомуми белем бирү учреждениеләренең белем бирү мөмкинлекләрен үстерү факторы буларак укыту һәм тәрбияләүнең заманча педагогик цифрлы практикалары» секциясе утырышында укытучыларның докладларын бәяләү буенча эксперт төркеме институтның галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент М.З.Хәбибуллин рәислегендә эшләде;

· «Тарих, рус филологиясе һәм мәдәниятара коммуникация» секциясе кысаларында 4-7 сыйныф укучыларының иҗади эшләрен бәяләүче экспертлар рәисе энциклопедистика үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Р.Р.Батыршин булды;

· «Тарих, рус филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар» секциясендә 8-11 сыйныф укучыларының эшләрен бәяләүче эксперт төркемен энциклопедистика үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты И.Р.Вәлиуллин җитәкләде.

Институт вәкилләре «Татар халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әдәби мирасы» мәктәп музеенда булдылар, музей экспонатлары белән таныштылар.

Конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда М.З.Хәбибуллин республиканың укытучылары, укучылары һәм фәнни-педагогик җәмәгатьчелеге өчен шундый масштаблы фәнни чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты энциклопедик һәм тармак фәнни-белешмә басмаларын булдыру буенча зур фәнни-оештыру эше алып баруын ассызыклады. 

Катнашучыларга фундаменталь "Татар энциклопедиясе"н эшләү һәм бастыру буенча республика программасының тәмамлануын искә төшереп (6 том рус телендә һәм 7 том татар телендә чыгарылган), бу әһәмиятле проектның дәвамы итеп Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясен (http://tatarica.org/ru) булдыру турында сөйләде. Ул укучыларны һәм укытучыларны әлеге мәгълүмати ресурс белән актив кулланырга чакырды, чөнки биредә текст материалыннан тыш Татарстанның күренекле эшлеклеләре турында аудиоһәм видеоконтент актив урнаштырыла. М.З.Хәбибуллин укучыларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Күренекле шәһесләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында институт хезмәткәрләре тарафыннан видеосюжетлар булдыру процессының ничек баруы турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, инде 100дән артык фильм төшерелгән, алар бер үк вакытта YouTube видеохостинг платформасында һәм Tatarica 2.0 сайтында урнаштырыла. Институтның һәм полилингваль комплексның күптәнге фәнни-методик элемтәләренә, төрле юнәлешләрдә актив хезмәттәшлеккә игътибар итеп, мәгариф учреждениесендә барлык телеэкраннарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән татар телендәге роликларның даими трансляцияләнүен билгеләп узды. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга «Күренекле шәхесләр» интерактив мультимедиа буклет-коммуникаторы (Казан, 2022) һәм «Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль символлары» (Казан, 2017) институт дискы тапшырылды.

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент М.З.Хәбибуллин


Возврат к списку