Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдир итү

Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдир итү 20 Апреля 2023

2023 елның 24 апрелендә 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт) татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның яңа китапларын тәкъдир итү булачак:

1. Исхакый Г. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации / Д.Ф. Заһидуллина редакциясендә. – Казан, 2023. – 324 б.: ил.; составитель – М.И. Ибрагимов.

Язучының сайлап алынган әсәрләр җыентыгы. Җыентыкка Г.Исхакыйның татар теле, татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы мәсьәләләренә багышланган Россиядә һәм мөһаҗирлектә язылган публицистик хезмәтләре кертелгән.

2. Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова; кереш сүз авт. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.

Язучының 1919-1920 елларга караган көндәлекләре. Көндәлекләрдә Япониядә, Кытайда, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә булган вакыйгаларны, Европага диңгез сәяхәтен яктыртучы биографик материаллар бар. Бу материаллар беренче тапкыр басыла.

Басмаларны Татарстан Республикасы Фәннә академясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре коллективы әзерләгән.

Китапларны тәкъдир итү язучының тууына 145 ел тулуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» фәнни-гамәли семинары кысаларында узачак.

Фәнни-гамәли семинар эшендә якын һәм ерак чит ил галимнәре (Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия), шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Ижевск шәһәрләреннән Россия галимнәре катнашачак.


Возврат к списку