«Татарстан Республикасы торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия» фәнни семинары

«Татарстан Республикасы торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия» фәнни семинары 27 Апреля 2023

2023 елның 26 апрелендә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәгенең тәрҗемә бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасы торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия»: татар теленә тәрҗемә итү һәм оригинал (чыганак) теленнән кергән сүзләрне, төшенчәләрне транслитерацияләү үзенчәлекләре» темасына фәнни семинар уздырылды. 

Семинарны институтның Энциклопедистика үзәге җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, профессор Р.В. Шәйдуллин ачып җибәрде һәм аның бурыч-максатлары белән таныштырды, институтның директоры – тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы И.А. Гыйләҗев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Семинарда шулай ук институтның Гыйльми секретаре – тарих фәннәре кандидаты М.З. Хәбибуллин, оригинал текстларын әзерләүчеләр: Төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе – тарих фәннәре кандидаты Л.М. Айнетдинова һәм әлеге бүлекнең фәнни хезмәткәрләре; шулай ук Татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе – тарих фәннәре кандидаты Б.Л. Хәмидуллин һәм бүлекнең фәнни хезмәткәрләре, тарихчылар катнашты.

Семинарда тарих, административ-территориаль бүленеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, табигый байлыклар, археологик һәм тарихи-мәдәни истәлекләр белән бәйле фәнни материалларны, шулай ук ТРның муниципаль районнарында һәм торак пунктларында туган күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматларны туплаган әлеге фәнни-популяр белешмәлектәге текстларны тәрҗемә иткәндә күзәтелгән лексик-семантик, транслитерация мәсьәләләре яктыртылды; торак пунктлар белән бәйле икътисади термин һәм төшенчәләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре каралды; гидрографик, оронимик, фитонимик, зоонимик терминнарның торак пункт атамаларында чагылышы, авыл атамаларында торак пунктларның зурлыгына, географик урнашуына нисбәтле төшенчәләр, әлеге атамаларның төбәк тарихы белән бәйлелеге җентекле тикшерелде һәм мисал-дәлилләр белән ныгытылды.

“ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлары катнашында әлеге семинар бик җанлы үтте.

Доклад белән чыгыш ясаучылар: Каюмова Г.И., Бәдретдинова Ф.Р., Камальтдинова Ф.Г., Гыйниятуллина Ф.С., Хәлиуллин И.Х.


Возврат к списку