ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Беларусь Республикасында

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Беларусь Республикасында 25 Апреля 2023

2023 елның 10-15 апрелендә Минск, Брест, Витебск, Дубровно (Беларусь Республикасы), Вязьма (Смоленск өлкәсе) шәһәрләрендә «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Шулай ук 1941 елда Белоруссияне саклау һәм 1944 елда Минск һәм Беларусь Республикасын немец-фашист гаскәрләреннән азат итү барышында тумышы белән Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең һәм Казахстан Республикасының башка төбәкләреннән булып һәлак булган татарларның истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле берничә тантаналы чара узды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәкне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге һәм татар диаспорасын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәрләре Л.Р.Әскәрова һәм Л.Р.Хәлилова актив катнаштылар.

Әлеге чара кысаларында Белоруссия Милли фәннәр академиясе галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар узды, Минск һәм Гродно иҗтимагый үзәкләренең төп вәкилләре белән элемтәләр урнаштырылды. «Чишмә» Татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе һәм «Зикр уль – Китаб» Белорус татар иҗтимагый берләшмәсе китапханәләренә (икесе дә Минскида урнашкан) Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары тапшырылды. Институтның фәнни хезмәткәрләре энциклопедик, фәнни-белешмә басмаларны, шулай ук онлайн-энциклопедия Tatarica 2.0 (http://tatarica.org/ru) мәгълүмати интернет-сайтын тәкъдим иттеләр

Минск районы Волковичи авылы зиратында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе В.Г.Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Кызыл Армия капитаны А.М.Кәримовка мемориал ачуда катнаштылар. «Рыленки» мемориаль комплексында, Копти агрошәһәрчегендә (Белоруссиянең Витебск өлкәсе), Брест ныгытмасында (Белоруссиянең көньяк-көнбатышында), Вязьма шәһәрендәге «Мәңгелек ут» мемориалында (Смоленск өлкәсе, РФ) татар милләте вәкилләренә истәлек чәчәкләре салынды.

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент М.З.Хәбибуллин.


Возврат к списку