«Бердәмлектә көч» төбәкара туган тел укытучылары форумы

«Бердәмлектә көч» төбәкара туган тел укытучылары форумы 26 Апреля 2023

ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова 24-25 апрельдә институт исеменнән Чуаш теле көненә һәм чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның 175 еллык юбилеена багышланган «Бердәмлектә көч» төбәк – ара туган тел укытучылары форумында катнашты.

Туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемаларына кагылышлы форму Идел буе һәм Урал буе барлык фәнни һәм мәгариф учреждениеләре катнашында узды. Форум эшендә Россия халыклары телләренең мәктәпкәчә тәрбиядән алып тел сәясәте, югары белем һәм фән өлкәсендә телләрнең эшчәнлеге мәсьәләсен колачлаган иң актуаль проблемалары каралды. Үзенең чыгышында Ф.И.Таһирова милли үзаң тәрбияләүдә туган телнең әһәмиятен ассызыклады.


Возврат к списку