Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТӘһСИ Язма мирас үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТӘһСИ Язма мирас үзәгендә булды 26 Апреля 2023

26 апрель, туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә булды.

«Мирасханә» буенча экскурсия барышында филология фәннәре кандидаты, язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров ТР Фәннәр академиясенең Язма мирас үзәге эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде, «Мирасханә» фондларында сакланучы күренекле татар шәхесләре Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри шәхси фондларыннан материаллар һәм төрки-татар халкының кулъязма мирасы белән таныштырды.

Шулай ук борынгы татар телендә басылган гарәп-фарсы текстларын заманча кириллица графикасына транслитерацияләү өчен уникаль программа белән тәэмин ителгән Miras-Tat проектын тәкъдим итте. Шунда ук РФА Санкт-Петербург Тарих институты директоры А.В. Сиренов һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры А.Г.Ситдыйков үткәргән «Европа цивилизациясенең язу тарихы» проектының презентациясе узды.

«Манеж» күргәзмә залында татар фәнни, педагогик һәм иҗади интеллигенциясе вәкилләре белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барысын да Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу белән котлады. Республикада татар телен, милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелүен билгеләп, ул чарада катнашучыларга татар халкының тарихын, аның бай мирасын саклауга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


Возврат к списку