Республика мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен куркынычсыз белем бирү мохите булдыру мәсьәләләре буенча укулар тәмамланды

Республика мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен куркынычсыз белем бирү мохите булдыру мәсьәләләре буенча укулар тәмамланды 28 Апреля 2023

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәгендә яшүсмерләр белән профилактика эшен оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы 154 мәгариф хезмәткәре (мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары) өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тормышка ашырылды. “Мәгариф оешмасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау” темасына багышланган укулар 24 сәгать күләмендә үткәрелде.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү кысаларында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары норматив-хокукый документлар, теоретик материал, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча эш тәҗрибәсе белән танышу белән беррәттән, түбәндәге актуаль проблемаларны тикшерүдә дә катнаштылар:

1) Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм күренешләрен профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзенчәлекләре.

2) Риск төркемендәге балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә профессиональ ведомствоара хезмәттәшлекнең комплекслы системасын формалаштыру алымнары һәм алгоритмнары.

3) Куркынычсыз белем бирү мохитен формалаштыру – балигъ булмаганнарның деструктив тәртибен профилактикалауның өстенлекле юнәлеше.

4) Белем бирү мохитендә экстремизм һәм терроризмны профилактикалауның психологик аспекты.

5) Экстремизм һәм терроризм күренешләрен профилактикалау буенча белем бирү оешмасы эшчәнлеге.

Уку тест формасында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен үткән тыңлаучыларга кабул итлгән үрнәктә квалификацияне күтәрү турында таныклыклар бирелгән.

Программа узучылар теманың югары актуальлеген, программаны гамәлгә ашыруга заманча карашларны, аның практик юнәлешлелеген, укытучыларның профессиональлеген һәм тыңлаучылар белән коммуникациянең югары оештырылу сыйфатын билгеләп үттеләр.


Возврат к списку