Педагогик процесска полилингваль белем бирүнең фәнни нигезләрен кертү турында

Педагогик процесска полилингваль белем бирүнең фәнни нигезләрен кертү турында 2 Мая 2023

2023 елның 28 апрелендә «Адымнар – Түбән Кама» полилингваль белем бирү комплексында «ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре» проекты кысаларында «Полилингваль белем бирүне үстерү концепциясе» темасына республика конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Республикасының 6 полилингваль комплекс педагоглары һәм җитәкчеләре, шулай ук Башкортстан Республикасы Нефтекама шәһәренең полилингваль мәктәбе вәкилләре катнашты.

Конференциядә чакырылган кунаклар сыйфатында «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» Коммерциячел булмаган оешманың башкарма директоры З.Х.Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы И.И.Халиков, Россия Федерациясендә ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең башкарма директоры Н.Б.Ларионова, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре докторы, профессор, «Полилингваль белем бирү нигезләре» монографиясе авторы Ф.Г.Ялалов һ.б. катнашты.

И.И.Халиков педагогик коллективларның тырышлыкларын өч телле белем бирүнең фәнни принципларын кертү проблемасы тирәсендә берләштерү кирәклеге, шулай ук якын елларда Татарстан Республикасының полилингваль комплексларын үстерү векторын билгеләү турында сөйләде. Үз чыгышында З.Х.Сөнгатуллина мәктәп укучыларын укыту һәм тәрбияләүнең гасырлык традицияләрен торгызу һәм аларны яңа шартларда иҗади куллану проблемалары турында сөйләде. Н.Б.Ларионова полилингваль мәктәпләрдә укучыларның үзара мәдәниятара аралашуын оештыруда ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләренең күпьеллык тәҗрибәсен куллану турында сөйләде.

Профессор Ялалов «Педагогик процесска полилингваль белем бирүнең фәнни нигезләрен кертү турында» доклады белән чыгыш ясады, анда ул туган телдә укытуның өстенлеге, өч теллелекне адым саен тормышка ашыру, телләрне өйрәнү процессында укучының фикерләвен үстерү кебек полилингваль белем бирү принципларының эчтәлекле юнәлешен ачты. Хәзерге шартларда полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыруның хокукый, психологик-педагогик, дидактик шартларын билгеләп узды.

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент М.З.Хәбибуллин


Возврат к списку