«Россия – Ислам дөньясы» форумы кысаларында картиналар күргәзмәсе

«Россия – Ислам дөньясы» форумы кысаларында картиналар күргәзмәсе 17 Мая 2023

«Россия – ислам дөньясы» Халыкара Форумында катнашучылар өчен әзерләнгән мәдәни программа кысаларында 2023 елның 15 маенда Татарстан Республикасы халык рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәрис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Казан Ратушасында узган күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, профессор Ф.Г.Ялалов катнашты.

«Җир бакчалары» дип аталган күргәзмәдә рәссамның туган як матурлыгын, татар халкының мәдәниятен, менталитетын, көнкүреш әйберләрен һ.б. сурәтләгән күп санлы картиналары тәкъдим ителде.

Энгель Таһиров, Георгий Ибушев, Алмаз Хәмзин, Ринат Мөхетдинов һәм башка күп кенә танылган галимнәр, шагыйрьләр һәм музыкантлар катнашында күргәзмәне оештыручылар залда җылы, рухи атмосфера булдыра алдылар.

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Г.Д.Гуторова. 


Возврат к списку