«Татарлар һәм Ислам дөньясы» Бөтенроссия фәнни форумы

«Татарлар һәм Ислам дөньясы» Бөтенроссия фәнни форумы 19 Мая 2023

2023 елның 18 маенда Казанда «Татарлар һәм Ислам дөньясы» Халыкара Бөтенроссия фәнни форумы узды. Фәнни форум кысаларында ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр оештырылды.

“Татарлар: цивилизацион дөнья юллары” түгәрәк өстәле филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ Чагыштырма татар тел белеме лабораториясе җитәкчесе Марсель Ибраһимов һәм педагогик фәннәр кандидаты, «Вести ФМ» радиостанциясенең сәяси күзәтүчесе Марат Сәфәров модераторлыгы астында оештырылды. Түгәрәк өстәл кысаларында ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге, РФ Фәннәр академиясенең ФИЦ “Казан фәнни үзәге”, КФУ, Россия Федерациясе Мөселманнары диния идарәсе мәдәният департаменты галимнәре һ.б.чыгыш ясады.

Идел-Урал макрорегионының арабографик эпиграфик һәйкәлләре буенча яңа тикшеренүләргә багышланган түгәрәк өстәл филология фәннәре кандидатлары Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ Язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров һәм шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов модераторлыгы астында узды. Бу теманы тикшерүдә Ж.Баласагын исемендәге Кыргыз Милли университеты галимнәре, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге галимнәре һ.б. катнашты.

Алга таба дәвам иткән заманча археография проблемалары һәм перспективалары темасына фикер алышу барышында З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты галимнәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИ Язма мирас үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге һ.б. фәнни оешма галимнәре чыгыш ясады.

Күренекле татар мәгърифәтчесе, теолог һәм көнчыгышны өйрәнүче тюрколог, тарихчы һәм педагог Хөсәен Фәезханов (1823-1866) 200 еллыгына һәм аның укытучысы, остазы Шиһабетдин Мәрҗәнинең (1818-1889) 205 еллыгына багышланган “Татарлар һәм Ислам дөньясы” фәнни форумы “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышына багышланган. Әлеге утырыш бу көннәрдә Казанда уза, ул татар интеллектуалларының Россия Ислам социаль институтларын үстерүгә керткән өлешләрен аңлауга, шулай ук ислам белеме, көнчыгышны өйрәнү һәм этногуманитар өлкәләрдә тикшеренүләрнең хәзерге торышы белән танышуга юнәлдерелгән. 


Возврат к списку