«Россия мөселманнарының дини мирасы» V Халыкара Болгар форумы

«Россия мөселманнарының дини мирасы» V Халыкара Болгар форумы 22 Мая 2023

21 майда Болгар ислам академиясе диварларында «Россия мөселманнарының дини мирасы» V Халыкара Болгар форумы эше башлады. Ул Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәмендә уза.

Форум Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы дин белгечләрен, Ислам белгечләрен, теологларны, тарихчыларны, дәүләт хакимияте органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләрен, дөньяви һәм дини уку йортлары хезмәткәрләрен һәм студентларын, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыйды.

Форум кысаларында өч чара узачак:

·«Традицион кыйммәтләрне ныгыту нигезе буларак дини мирас» «VII Болгар укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

· «Хәзерге яшьләрнең гражданлык үзенчәлеге: социомәдәни чынбарлык контекстында дини-мәгариф сәясәт» халыкара студентлар конференциясе

·«Глобаль үзгәрешләр чорында динара диалог һәм традицион кыйммәтләр» халыкара конференция



Возврат к списку