Туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган республика семинары

Туган телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган республика семинары 6 Июня 2023

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинарында катнашты һәм докладлар белән чыгыш ясады.

Традицион чара 2023 елның 2 июнендә ДПО ГАОУ «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» базасында узды. Чарада һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты.

Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина урта гомуми белем бирүдә яңартылган ФДББС шартларында туган әдәбиятны укыту турында сөйләде.

Шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрованың чыгышы һөнәри белем бирү оешмаларында туган (татар) телен укыту проблемасына багышланган иде.


Возврат к списку