Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында диссертация советы ачылды

7 Июня 2023

2023 елның 1 июнендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында фән кандидаты һәм фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итүгә диссертация яклау буенча Д 72.1.001.02 диссертация советы ачу турында боерык чыгарылды.

Диссертация советы түбәндәге белгечлекләр буенча яклау үткәрә: 5.9.1 Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (филология фәннәре) 5.9.4. Фольклористика (филология фәннәре) 5.9.5. Рус теле. Россия халыклары телләре (филология фәннәре)

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:
  http://www.antat.ru/ru/activity/dissertatsionnyy-sovet/.


Возврат к списку