ТР Фәннәр академиясенең Археология буенча журналлары Scopus базасында рейтингларын күтәрде

ТР Фәннәр академиясенең Археология буенча журналлары Scopus базасында рейтингларын күтәрде 9 Июня 2023

2023 елның июнендә Scopus халыкара рефератив мәгълүмат базасы фәнни журналларның яңартылган күрсәткечләрен бастырды. Scopus системасы биргән фәнни күрсәткечләр дөнья фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан таныла. Scopus статистикасы фәнни журналларның нәтиҗәлелеге нигезендә ята. Scopus журналларының төп рейтингы нигезендә төзелгән төп күрсәткеч булып CiteScore тора.

CiteScore күрсәткече буенча «Идел буе археологиясе» журналы «Archeology/arts and humanities» категориясе буенча 2 квартильга кертелгән (Q1 дүрт дәрәҗәнең иң югарысы), ә 2022 ел ахырында Scopus журналына кергән «Евразия далалары археологиясе» журналы History категориясе буенча 3 квартильга кергән.

Моннан тыш, «Идел буе археологиясе» журналы «Archeology/arts and humanities»категориясе буенча 15 Россия журналы арасында 3 урынны алды.

CiteScore метрикасының аңлатмалары белән Scopus сайтының "Источники” бүлегендә танышырга мөмкин.


Возврат к списку