Татарстан археологларының Үзбәкстанда археологик тикшеренүләре

Татарстан археологларының Үзбәкстанда археологик тикшеренүләре 16 Июня 2023

2023 елның 23 маеннан 10 июненә кадәр ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты Казан федераль университеты һәм Аҗинияз исемендәге Нукус дәүләт педагогия институты белән берлектә Үзбәкстанда Каракалпакстан Республикасының Нукус районындагы Хайван-кала шәһәрчегендә тикшеренүләр үткәрде.

Хайван-кала шәһәрчеге беренче тапкыр 1947 елда Хәрәзм археология-этнография экспедициясенең каракалпак этнография отряды тарафыннан тикшерелгән. Җыелган материаллар объектның VII-X гасырга караганын билгеләргә һәм аның урынында урта гасыр гарәп-фарсы тарихи һәм географик әдәбияты буенча билгеле булган Кердер шәһәрен локальләштерергә мөмкинлек бирә. Алга таба шәһәрчек берничә тапкыр Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты һәм Нукус дәүләт педагогия институты тарафыннан өйрәнелә.

Тикшеренүләр барышында дүрт чагыштырмача-хронологик чор билгеләнгән, алар дүрт төзелеш горизонтларына туры килә. Әлеге мәгълүмат нигезендә Хайван-каланың мәдәни катламнарын бүлү мөмкин булган. Әмма бу чорларның һәрберсе өчен абсолют даталарны билгеләү өчен әлегә җитәрлек нигезләр юк.

2023 елда 200 кв.м мәйданлы казу эшләре шәһәрнең үзәк өлешендә, 2014-2015 елларда Нукус дәүләт педагогия институтының археология отряды тарафыннан өйрәнелгән V казу эшләре территориясе белән янәшә башкарыла. Ул еллардагы казулар нәтиҗәсенә яндырылган кирпечтән төзелгән колонналы корылма калдыклары табылган. Әлеге корылма мәчет буларак интерпретацияләнә. 2023 елгы кыр сезонында бу корылманы өйрәнү дәвам ителә.

Эшләр барышында 1,6-1,7 метрга кадәр катламнар ачыла. 4 нче төзелеш горизонтының өч бүлмәсе табыла, ул, археологик материаллар буенча, IX-XI гасырларга карый ала. 2000гә якын массакүләм археологик материал табылган, алар арасында күбесе керамика әйберләре. Моннан тыш, 186 шәхси әйбер: бакыр тәңкәләр, пыяла савыт фрагментлары, кара металл һәм сөяктән ясалган предметлар табыла. Барлык ачыкланган объектлар консервацияләнгән. Казу эшләре 2024 елда дәвам ителәчәк.


Возврат к списку