ТР Фәннәр академиясе академигы Марс Михайловка «Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы остазы» исеме бирелде

ТР Фәннәр академиясе академигы Марс Михайловка «Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы остазы» исеме бирелде 20 Июня 2023

2023 елның 19 июнендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгының Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе катнашында «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2023» 15 нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре, медицина хезмәткәре көне белән котлады. «Сезнең игелекле хезмәтегез – сәләт. Ваемсыз булмаган кешеләр генә бу катлаулы һөнәрне, кешеләргә хезмәт итү юлын сайлыйлар. Безнең һәрберебез сезгә иң кадерлесен – үз тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне ышана», – дип ассызыклады республика Рәисе.

2023 ел Остаз елы дип игълан ителде һәм бу тантанада да  “Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы остазы” дигән яңа номинация турында игълан ителде. Әлеге исемгә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, профессор, Казан дәүләт медицина академиясенең нурланыш диагностикасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марс Михайлов лаек булды. Ул 60 елдан артык гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлый һәм изге табиблык эшенә хезмәт итүнең чын үрнәге булып тора.

Шушы көннәрдә, 17 июньдә, Марс Михайлов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Марс Константинович!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе коллективы Сезне юбилеегыз һәм казанышларыгызның югары бәяләнүе белән тәбрик итә!

Иҗади озын гомер, сәламәтлек, яңа казанышлар телибез.


Возврат к списку