«Мәхмүт Гәрәев: хәрби, галим һәм җәмәгать эшлеклесе» Бөтенроссия фәнни конференциясе

22 Июня 2023

20-21 июньдә ТР Фәннәр академиясенең Зур залында «Мәхмүт Гәрәев: хәрби, галим һәм җәмәгать эшлеклесе» Бөтенроссия фәнни конференциясе булып. узды.

Конференция РФ Оборона министрлыгының Генераль инспекторы, армия генералы, хәрби фәннәр докторы, тарих фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, РФ Хәрби фәннәр академиясе президенты, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ Советлар Союзы маршалы Г.К. Жуков исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган иде.

Конференция эшендә РФ Оборона министрлыгының Хәрби вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр, Мәскәү, Казан һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләренең танылган тарихчылары, Татарстан Республикасының закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Конференциянең пленар өлеше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Зур залында узды. Конференция генерал-полковник, хәрби фәннәр академиясе вице-президенты Валерий Баранов һәм юбилярның улы генерал-майор Тимур Гәрәев чыгышлары белән башланды. Алар Мәхмүт Гәрәев турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Соңыннан конференция эше Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бинасында дәвам итте, анда конференциянең секция утырышлары булып узды. 


Возврат к списку