«Сынлы сәнгатьтә Тукай топосы» түгәрәк өстәле

«Сынлы сәнгатьтә Тукай топосы» түгәрәк өстәле 27 Июня 2023

23 июньдә Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллегендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында «Сынлы сәнгатьтә Тукай топосы» түгәрәк өстәле булып узды.

Чара кысаларында институт хезмәткәрләре – Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов һәм милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина ТӘһСИ эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, шул исәптән өч томлык «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча материаллар» хезмәтен тәкъдим иттеләр.


Возврат к списку