Кыргызстанда X Болгар халыкара археология мәктәбе

Кыргызстанда X Болгар халыкара археология мәктәбе 30 Июня 2023

2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты Казан федераль университеты, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, Б.Сыдыков исемендәге Кыргыз-үзбәк халыкара университеты, «Сөләйман-Тоо» милли тарихи-археологик музей комплексы һәм Кыргыз Республикасы Милли фәннәр академиясенең Б.Җамгерчинов исемендәге Тарих, Археология һәм этнология институты белән берлектә X Болгар халыкара археология мәктәбенең беренче этабын ачып ачып җибәрделәр. Ул Б.Сыдыков исемендәге Кыргыз-үзбәк халыкара университеты мәйданчыгында оештырылган (Ош шәһәре, Кыргызстан Республикасы).

Ачылу тантанасында Ош шәһәре администрациясе, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләренең сәламләү сүзләреннән тыш, ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы А.Г.Ситдыйков һәм профессор, тарих фәннәре докторы Р.М.Вәлиевның Татарстан Республикасының бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыруга багышланган докладлары да яңгырады.

Мәктәпнең I этабында Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән 50дән артык бакалавриат, магистратура, аспирантура студентлары һәм яшь белгечләр катнаша. Укытучылар булып Болгария Республикасы (София), Кыргыз Республикасы (Бишкек, Ош) һәм Россия (Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Екатеринбург, Казан) шәһәрләренең фәнни үзәкләреннән әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясый.

Мәктәпнең беренче этабы түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча оештырылган: «Археозоология», «Биоархеология», «Коткару археологик тикшеренүләре: археологик структураларны һәм предметларны теркәүнең заманча ысуллары», «Борынгы хезмәт кораллары функцияләрен эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары». Секцияләр Б.Сыдыков исемендәге кыргыз-үзбәк халыкара университеты һәм "Сөләймән-Тоо"милли тарихи-археологик музей комплексы аудиторияләрендә узачак.

Беренче этап 2023 елның 8 июлендә Б.Сыдыков исемендәге Кыргыз-үзбәк халыкара университеты бинасында узачак «Археологиядә дисциплинарара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» дигән халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак.

Мәктәпнең икенче этабы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә агымдагы елның 14 августыннан 27 августына кадәр узачак.


Возврат к списку