«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы икенче саны

«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы икенче саны 3 Июля 2023

«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы икенче саны дөнья күрде.

«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы икенче саны укучыларга тел, әдәбият һәм сәнгать белеменә, халык иҗатына караган мәкаләләр тәкъдим итә. Әлеге санда «Тарих сәхифәләре», «Милли мәгариф», «Фәнни ядкярләр», «Шәхесләребез» кебек традицион рубрикаларда урын алган материалларны укырга, галимнәрнең татар белеменә караган яңа китапларына бәяләмәләр белән танышырга мөмкин. 

Журналның әлеге саны, традицион рәвештә, республиканың, институтның фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат, номер материалларына, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чараларга кагылышлы иллюстрацияләр, фотолар белән тәмамлана.

Возврат к списку