ТР Фәннәр академиясендә яңа президент сайланды

12 Июля 2023

2023 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында Устав һәм «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә сайлаулар турында нигезләмә» нигезендә чираттагы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президентын сайлаулар узды.

Президент вазифасына кандидатлар тәкъдим итү хокукына ия булган ТР Фәннәр Академиясенең гамәлдәге Президенты М.Х.Сәлахов Фәннәр академиясе президенты вазифасына ТР Фәннәр академиясе академигы Рифкать Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе гомуми җыелышының яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Миңнеханов Рифкать Нургали улы Татарстан Фәннәр академиясенең яңа президенты итеп сайланды.
КОТЛЫЙБЫЗ!
чэчэк.jpg

Возврат к списку