Пенза өлкәсендәге Наровчатск шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр

Пенза өлкәсендәге Наровчатск шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр 13 Июля 2023

2023 елның июнь ахырыннан алып июль ае дәвамында Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан, В.Г.Белинский исемендәге Пенза дәүләт университеты студентлары катнашында, Пенза өлкәсенең Наровчат шәһәрлегендә (Алтын Урда шәһәренең Мохши шәһәре) археологик тикшеренүләр үткәрелде. Тикшеренүләр Пенза өлкәсенең Наровчат авылы һәм Наровчат муниципаль районы администрациясе ярдәме белән уздырылды.

Нумизматика мәгълүматлары буенча, Мохши шәһәре XIV гасыр башында буртаслар, болгарлар һәм мордвалар яшәгән төбәктә нигезләнгән. Үзбәк хан идарә иткән вакытта шәһәр Алтын Урданың башкаласы булып тора һәм шактый киңәя. Мохши шәһәре XIV гасырның икенче яртысына кадәр яши һәм Алтын Урда таркалганнан соң үз яшәешен туктата.

Тикшеренүләр «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелде. 256 кв.м мәйданлы казу эшләре Наровчатск шәһәрлегенең көньяк-көнбатыш өлешендә, 2021 елда геофизик тикшеренүләр үткәрелгән территориядә оештырылган. Казу эшләре барышында турыпочмаклы формадагы чимал кирпечтән төзелгән бина ачыкланган, ул, мөгаен, мунча булгандыр. Корылманың төньяк өлешендә яндырылган кирпечтән ясалган мич камерасы табылган. Казу эшләре барышындагы табылмалар Алтын Урда чоры чүлмәк керамикасы, тимер әйберләр, шулай ук XIV гасырга караган нумизматик материаллардан гыйбарәт.




Возврат к списку