ТР Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге директоры Белем көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2023 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе советы әгъзасы Ч.И.Илдарханова Казан шәһәренең №146 нчы «Ресурс» лицеенда узган Белем көненә багышланган тантаналы чарада белем көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.