Алтын Урда

5 Апреля 2017
2017 елның 7-8 апрелендә, Бөекбританиянең Оксфорд шәһәрендә ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты Оксфорд университеты белән берлектә “Татарлар дөнья тарихында” дигән халыкара конференция үткәрәчәк.

Конференциядә Россия Федерациясенең Бөекбритания һәм Төньяк Ирландиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко чыгыш ясар дип көтелә. 

Конференция кысаларында ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Оксфорд университеты белән берлектә нәшер ителеп, инглиз теленә тәрҗемә ителгән “Алтын Урда дөнья тарихында” фундаменталь фәнни хезмәтен тәкъдим итү кичәсе узачак.

Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты ягыннан аның директоры, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, академик, тарих фәннәре докторы, халыкара проектның шеф-редакторы Рафаиль Хәкимов, Оксфорд университетыннан британия тарихчысы, Россия, Кавказ, һәм Византиянең урта гасырлар тарихы белгече, профессор Джонатан Шепард сәламлау сүзе белән чыгыш ясаячак. 

“Алтын Урда дөнья тарихында” китабы бу елның гыйнварында рус телендә нәшер ителеп, киң фәнни-иҗтимагый резонанс тудырды. Монография тиражы дөнья күрүгә тиз арада таралып, алынып бетте. Проектның координаторы - тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалеев.

Возврат к списку