Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы

26 Апреля 2017 внутрь зал сверху.jpg
2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе һәм галим Г. Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган «Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды.

Әлеге чара Халыкара Төрки академия (Астана, Казахстан), Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Россия гуманитар фәнни фонды белән бергәлектә оештырылды.

Конференция эшендә Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Башкортстан, Кырым, Чувашия, Удмуртия республикалары, Мәскәү һ.б. фәнни оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Фәннәр академиясе институтлары, югары уку йортлары, Язучылар берлеге, матбугат чаралары вәкилләре катнашты.

Чара ТР ФА президенты М.Х Салахов чыгышы белән ачылып китте. Сәламлау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова мөрәҗәгать итте. Шулай ук  чыгыш ясаучылар арасында ТР ФА вице-президенты Д.Ф. Заһидуллина, Татарстан галимнәреннән тыш Халыкара Төрки академиянең Президенты Д.К. Кыдырали, Казахстан Республикасының Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Җ.А. Җакупов, Кыргызстан Республикасының Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институтының баш фәнни хезмәткәре Г.У. Соронкулов, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, профессор Ә.С. Гаязов, «Кызыл Таң» республикакүләм татар газетасының баш редакторы Ф.К. Фәтхетдинов, Кырым инженер-педагогика университетының кафедра мөдире Р.Д. Куртсеитов, «Йолдыз» журналы баш мөхәррире, Кырым Язучылар берлеге сәркәтибе Д. И. Османов һ.б. бар иде.

выставка ибрагимов.jpg

Конференция барышында китап күргәзмәсе эшләп торды, анда Галимҗан Ибраһимовның революциягә кадәр бастырылган язмалары, шулай ук заманча басмалар - Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан чыгарылган китаплар, алар арасында яңалары - «Галимҗан Ибраһимов: мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем» (Казан: ТӘһСИ, 2017. 336б.), «Галимҗан Ибраһимов фотографияләрдә» (Казан: ТӘһСИ, 2017. 60б.).

Конференция өчен махсус  чыгарылган «Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы» материаллар җыентыгы нәшер ителде (Казан: ТӘһСИ, 2017. 368б.). Бу басмада якынча 90 якын һәм ерак чит ил (Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан һ. б.) һәм Россия регионнары (Башкортстан, Чуваш Республикасы, Кырым һ. б) авторлары материаллары тупланды.

 




Возврат к списку