II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

8 Июня 2017
2017_06_06_02.JPG 2017_06_06_04.JPG

М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияте кафедрасы нигезендә ТР ФА Г. Ибраһимов ис. ТӘһСИ галимнәре катнашында "Тугандаш халыклар әдәбиятенең буыннан буынга кучә барган традицияләре" дип исемләнгән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Пленар утырышны сәлам сүзләре белән шагыйрь Р.М. Миңнуллин, "Казан утлары" журналының баш редакторы И.М. Ибраһимов башлап җибәрде. Г. Ибраһимов ис. ТӘһСИ директоры К.М. Миңнуллин, филология фәннәре докторы, Институтның баш фәнни хезмәткәре З.З. Рәмиев, Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәров докладлар белән чыгыш ясады. 

Шулай ук "Габдулла Тукай. Энциклопедия" китабы презентациясе гамәлгә ашырылды, "Син сазыңны уйнадың" дип аталган тантаналы кичәдә заманча башкорт (Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Марат Кәримов) һәм татар шагыйрьләренең (Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза) иҗат җимешләре, яшь һәм атказанган артистлар башкаруында башкорт һәм татар көйләре яңгырады.

Чаралар Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясе  Башкортстан Республикасы татарларының Милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә уздырылды.

Возврат к списку