VIII Халыкара төрек лингвистик җәмгыяте конгрессы

8 Июня 2017 2017_06_09_02.jpg
ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре VIII Халыкара төрек лингвистик җәмгыяте конгрессында катнашты. Чара Төркия республикасы Мәдәният, тел һәм тарих Югары советы һәм Төркия президенты Рәҗәп Таип Эрдоганның шәхси ярдәме белән оештырылды.

Бу форумга төрекчеләр дүрт елга бер җыела: төрки телләр һәм төрекчелек проблемаларын чишүдә заманча тенденцияләр белән уртаклашалар, фикер алышалар, нәтиҗәләр ясыйлар.  Конгресска 33 илдән якынча 350 галим катнашырга  килгән. Чарада ТР ФА Г. Ибраһимов ис.ТӘһСИ хезмәткәрләре И. Г. Закирова, Ф. И. Таһирова докладлар белән чыгыш ясады. 

Нәтиҗәдә, форумда катнашучылар Төркия лингвистик җәмгыяте төрек теленә генә түгел, ә барлык төрки телләргә җитди игътибар бирүен билгеләп үтте. Шулай итеп, татар филологиясе мәсьәләләренә төрле илләрдән берничә катнашучылар докладларын багышлады.  



Возврат к списку