“Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман”

24 Июля 2017
fc54dd68a098a7f1de86c203e3300c7cf55663cb.jpg
2017 елның 24 июлендә Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” дигән "түгәрәк өстәл" узачак. Ул “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар ” халыкара күргәзмәсенең ябылуы уңаеннан оештырыла.

"Түгәрәк өстәл" “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар ” дигән халыкара күргәзмәнең тантаналы ябылуы уңаеннан оештырыла. Проект Ислам мәдәнияте музее һәм Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты берлегендә тормышка ашырыла.

“Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар” дигән күргәзмә 23 июнь көнне Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшли башлаган иде.

“Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” дигән "түгәрәк өстәл"дә Вустрау шәһәрендәге Брандербург- Пруссия тарихы музее директоры Штефан Тайлиг һәм Коръән коллекционеры - мөселман немец Хассан Хааке катнаша. Чарада Германиядәге мөселман оешмалары һәм исламны, Коръәнне өйрәнү тарихы белән дә танышырга мөмкин булачак. Муса Җәлилнең Вустрау лагеренда булган чоры хакында да яңа мәгълүматлар һәм Беренче Бөтендөнья сугышы әсирләренең авыз иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин булачак.

"Түгәрәк өстәл" барышында Штефан Тайлиг күргәзмә буенча шәхсән үзе соңгы экскурсия дә үткәрәчәк. “Казан Кремле” музей тыюлыгына Германиядә татарлар тарихына нисбәтле фотолар һәм китаплар да бүләк итәчәк, дип хәбәр итә проект авторлары.

Возврат к списку