Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар узды. 11 Сентября 2017
Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне уңаеннан күп төрле чаралар узды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге рәсми сайтында хәбәр ителде. 

7 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа басмалары тәкъдим ителде. Чарада институт җитәкчелеге һәм Санкт-Петербург шәһәренең фәнни җәмәгатьчелеге дә катнашты. 

8 сентябрьдә Казанда туып үскән рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә багышланган.

Әлеге чаралар сентябрь дәвамында үткәреләчәк.

Возврат к списку