ЦИИ АН РТ

26 Сентября 2017 DSC_0279.JPGDSC_0268.JPG

2017 елның 21-22 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге "Россия һәм ислам дөньясы: хезмәттәшлек итү юнәлешләре һәм хәзерге заман чакыруларына җавап эзләү" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Ике көн эчендә Татарстаннан, Россия регионнарыннан, чит илләрдән килгән белгечләр һәм яшь галимнәр чара кысаларында мәдәни-дини һәм социаль-сәяси киңлектә ислам дөньясы, мөселман берләшмәсенең үзәк районнарда һәм перифериядә үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук радикаль идеяләрнең глобализация шартларында трансформациясе, традицион формалы исламның тарихи ретроспективада урын алган теория һәм практикасы, башка конфессияләр (христианлык, яһүди һ. б.) белән үзара хезмәттәшлек итү кебек мөһим мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Конференциядә Россия мәгариф академиясе академигы, Ливан университеты профессоры, “Цивилизацияләр диалогы” ачык университеты президенты С. Фарах, Коръән өйрәнү үзәге директоры Ильфат хәзрәт Хәсәнов, мөфтий, ТР ДУМ башлыгы урынбасары Э. Эшба һ.б. чыгыш ясады. 



Возврат к списку