Ататөрк

Ататөрк 2 Октября 2017
Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары" ("Частные миры Великой русской революции") халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы узды.

Фәнни чарада Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, академик Рафаэль Хәкимов, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 60 артык галим катнаша. Конференциядә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан Ататөрк Тикшеренү үзәге (Atatürk Araştırma Merkezi) президенты Мәхмүт Али Бейхан һәм әлеге үзәкнең вице-президенты Нихат Бойукбаш чыгыш ясады. Төркиядән килгән галимнәр Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эшчәнлеге һәм Төркия тарихында исемнәре теркәлеп калган татар галимнәре турында фикерләрен җиткерделәр.

Конференция барышында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында фәнни хезмәтләшлек турында килешүгә кул куелды. Төркиядән килгән кунаклар Ш.Мәрҗани институтына китаплар бүләк итте. Рафаэль Хәкимов исә, төрек галимнәренә яңа гына төрек теленә тәрҗемә ителгән “Татарика” басмасын тапшырды.

Чыганак: Татар-информ. 

Возврат к списку