06.10.2017

Төркия Республикасында Татар мәгарифе көннәре узачак
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан 9-10 октябрь көннәрендә Төркия Республикасында (Стамбул шәһәре) Татар мәгарифе көннәре уздырылачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында белем бирү оешмаларын карау, Мармара университетында булу, Стамбул провинциясенең милли белем бирү идарәсе вәкилләре белән очрашу, Топкапы төрки телле халыклар мәдәни комплексында татар диаспорасы белән аралашу, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан эшләнгән "Тартарика” атласын тәкъдим итүдә катнашу ниятләнә. 

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ