ЧАНИ татарча

16 Октября 2017 Маса.jpg
2017 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Черногория Фән һәм сәнгать академиясендә  булды.  

Ул Черногория Фән һәм сәнгать академиясе президенты Драган Вукчевич һәм вице-президенты Джорджи Борозан белән очрашып, ике Академия арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Президент Сәлахов Татарстан Фәннәр кадемиясе һәм Черногория Фән һәм сәнгать академиясе арасында фәнни хезмәттәшлек булдыру турында килешү тәкъдим итте, Черногория Академиясенең президентын киләсе елга Татарстан Фәннәр Академиясенә килеп, хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куерга чакырды.  
____________________________________________________________ 

Черногория Фән һәм сәнгать академиясе 1976 елда ачыла.  

Хәзерге вакытта Академия составына  44 Черногория әгъзалары һәм 37 чит ил әгъзалары керә. 

Академия составына: 
- табигать фәннәре 
- социаль фәннәр, 
- гуманитар фәннәр, 
- сәнгать бүлекчәләре керә, Петр II Петрович Негоша исемендәге Тел һәм әдәбият институты, берничә комитет һәм башка органнар эшли. 

Возврат к списку